ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Хәвеф-хәтәр

Прокуратура әдәпсез рәвештә сурәтләнгән Шүрәле белән Су анасы турындагы хәбәрне тикшерә

9 октябрь 2017, 14:05

Прокуратура әдәпсез рәвештә сурәтләнгән Шүрәле белән Су анасы турындагы хәбәрне тикшерә Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан прокуратурасы татар әкиятләрендәге геройларның сексуаль характерда сумкаларга төшерелү турындагы гаммәви матбугат чараларында ике тапкыр басылган хәбәрне тикшерә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз улында кибеттә яңа сувенирларны тәкъдим итү вакытында бүләккә бирелгән рәсемле сумкасын күрә. Рәсемдә татар әкиятләре геройлары - Шүрәле һәм Су анасы әдәпсез сурәтләнгән.

Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр