ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Җәмгыять

2021 елда "Апимондия” халыкара конгресс Башкортстанда үтәчәк

3 октябрь 2017, 21:32

Уфага дөньяның төрле илләреннән умартачылар җыелачак.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). 47нче "Апимондия" конгрессын һәм "АпиЭКСПО" күргәзмәсен 2021 елда үткәрү өчен Башкортстан Республикасы башкаласы — Уфа сайланган. Конгрессны үткәрү илен бүген, 3 октябрьдә, тавыш бирү юлы белән билгеләделәр. Сайлау Истанбулда "Апимондия" умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясе конгрессында булды.

Россия гаризасы 30 сентябрьдә тәкъдим ителде. Россиядән тыш, Сербия, Словения һәм Даниядә дәгъва кылган була.

"Бал – Башкортстанның визит карточкасы, ул бөтен дөньяга билгеле бренд, – дип билгеләп узды форумда Башкортстан премьер-министры Илшат Тажитдинов. – Башкортстан Россиядә бал җитештерү буенча беренче урында тора”.

Әлеге форумны Россиядә, Башкортстан башкаласында үткәрү ил умартачылары потенциалын үстерүгә яңа мөмкинлек бирә ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10