ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Мәдәният

Революция вакыйгалары музейда чагылыш табачак

3 октябрь 2017, 11:52

Революция вакыйгалары музейда чагылыш табачак Татарстан Милли музеенда “1917 ел Россия тарихында” дигән проект эшли башлый.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Милли музее Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тулу уңаеннан “1917 ел Россия тарихында” дигән зур проект әзерли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина хәбәр итте.

“Октябрь аенда Татарстан Милли музеенда революциянең 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлаячак, ди Миләүшә Хәйруллина. - Чал тарихны чагылдырган күргәзмәдә Милли музей фондларында сакланган һәм республиканың башка ядкарьханәләрендәге экспонатлар урын алачак. Хәзерге вакытта алар белән сөйләшүләр алып барыла. Гомумән алганда проект революциянең Казандагы вакыйгаларын чагылдырачак. Казан революционерлары, катлаулы вакыйгаларның башында торучы шәхесләр турында мәгълүматлар урын алачак. Экспозициядә зур урын шәхси коллекцияләргә бирелер дип көтелә, чөнки зур бүлекнең исеме үк “Революция шәхесләре”, дип аталачак. Биредә танылган революционерлар Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов, Гаяз Исхакый һәм башкаларның шәхси әйберләрен күрергә мөмкин булачак”.

Музейның өлкән фәнни хезмәткәре белдергәнчә, революция чорына караган экспонатларның күбесе шәхси коллекцияләрдә саклана. Иң күләмлесе Г. Ибраһимовныкы. 1960-1970 елларда тормыш иптәше, ягъни хатыны Хәдичә Ибраһимова музей фондына тапшырган була. Ә бер өлешен Ибраһимовның бертуган абыйсы Илфак Ибраһимов Горький музеена бүләк иткән. Монда фотографияләр, шәхси тормышына нисбәтле хатлары, кулъязмалары һәм аның турында истәлекләр бар.

“Шундый ук фондлар бездә Шәриф Камалныкы да саклана, - ди Миләүшә Хәйруллина. – Күргәзмә берничә бүлектән торачак. Бер зур бүлек, революцияне өйрәнүгә багышлана. Мәгълүм булганча, революцияне өйрәнү 1919-1920 елларда башланган. Бу уңайдан Г. Ибраһимовның, Ш. Усмановның зур хезмәтләре чыккан була. Шулай ук аерым шәхесләргә багышланган китаплары басылган. Әдәби әсәрләрдән дә аерым бүлек әзерләдек. Монда шул чорда иҗат ителгән, революцион темаларны, хатын-кыз мәсьәләсе, мәгариф, мәдәният һәм әдәбиятка кагылышлы проблемалар барысы да чагылыш табачак. Шул чорда чыккан газет-журналларга да зур урын биреләчәк. Белгәнегезчә ул вакытта агитация иң беренче урында торган. Совет власте газет, журналлар аша агитация алып барган. Нәширләрнең дә фото-документлары булачак. Хәзерге "Ватаным Татарстан" газетасының (ул чорда Эшче”нең) беренче санын да тапмакчы булабыз. Листовкалар, агитацион материалар ул вакытта зур әһәмияткә ия булган. Гарәп шрифтында татарча язылган листовкалар да музей кунакларына кызыклы булачак”.

“1917 ел Россия тарихында” дип аталган күргәзмә 1905 буржуаз революция вакыйгалары белән башланыр, дип көтелә. 1917 елгы революциягә нәрсә китергән, ул чагында нинди хаталар кылынган? Халыкның кәефе ничегрәк булган ? Бу уңайдан Сәгыйть Сүнчәләйнең зур архивы сакланып калган.

- Биредә аның хатлары, кулъязмалары. Аның шигырьләре арасында революцияне чагылдырганнары шактый күп. Сәгыйть Сүнчәләй “Интернационал”ны тәрҗемә итү буенча коммиссия төркемендә була. “Интернационал” подшивкасы бар. Алар арасында поэзия белгече Сәгыйть Рәмиев тәрҗемәсе, башкорт теленә тәрҗемәләр бар. Сәгыйть Рәмиев тәрҗемәсе беренче урынга чыккан. Ул яшел кара белән латин хәрефләрендә кириллицада язылган. Татарча ничек яңгырарга тиешлеге хакында ноталарын да тәкъдим иткән була. Драматург К.Тинчуринның шәхси әйберләре дә революция чорына карый. Алар арасында драматургның сәгате, кара савыты – безнең фондта саклана. Тинчуринның китап шкафы да бар, кычганыч, без аны күргәзмәгә чыгара алмыйбыз... Гомумән Тинчуринның музейда 150 экспонаты безнең фондларда саклана. Ул бит шәһәр халкының гына түгел, авыл халкының да революцияне ничек кабул иткәнен тасвирлаган. Шунысы белән дә безгә кадерле, - ди Миләүшә.

В Нацмузее РТ состоялось заседание Литературного салона, посвященное 130-летию Карима Тинчурина

Болардан тыш Милли музейда Гаяз Исхакыйның язу өстәле, алтын сәгате һ.б. шәхси әйберләре бар. Алар да яңа проектта урын алачак. Күргәзмә әзерләгәндә, академик Индус Таһиров киңәшләренә дә таянып эш иткәннәр. Ул проектның фәнни консультаты булып тора. Музейның максаты революция чорына караган экспонатларны популярлаштыру, Казан губернасында булган вакыйгалар белән бәйле булган экспонатларны күрсәтү, тарихны тәкъдим итү. Шулай ук, күргәзмәдә сугышы турында да мәгълүмат биреләчәк.Икенче елга бу сугышның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Экспозиция ТАССРның оешу вакыйгалары белән тәмамланачак. Зур тарихи дата уңаеннан буклет та әзерләнәчәк, ди проект авторлары.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр