ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Татар дөньясы

Дмитрий Второв: Татар телен өйрәнергә мәктәптә дәрес сәгатьләре бик аз

29 сентябрь 2017, 10:03

Дмитрий Второв: Татар телен өйрәнергә мәктәптә дәрес сәгатьләре бик аз "Парламентские Вести" тапшыруының алып баручысы татар телен өйрәнер өчен, балалары белән өйдә татарча сөйләшүен билгеләп үтте.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). ВГТРК филиалы - “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты, "Парламентские Вести" тапшыруын алып баручы Дмитрий Второв Татарстанда яшәүче кешенең татар теленә карата хөрмәте булырга, һәр кеше татар телен сөйләм дәрәҗәсендә генә булса да өйрәнергә омтылырга тиеш дип саный. "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы Дмитрий Второв "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

“Татар телен өйрәнәм дисәң, көн саен татар телендә сөйләшергә кирәк! Минем уйлавымча, беренчедән, Татарстан Республикасында тигез хокуклы ике тел – татар һәм рус телләре. Әгәр дә син Татарстанда торасың икән, татар теленә карата хөрмәт булырга, бу телне сөйләм дәрәҗәсендә генә булса да өйрәнергә омтылырга тиешсең. Кызганыч, татар сөйләме, бигрәк тә шәһәр мохитендә, бик ишетелми. Икенчедән, әгәр татар теле дәүләт теле булмаса да, торган җиреңдәге телне өйрәнергә үзеңдә барыбер кызыксыну туарга тиеш. Нинди генә тел өйрәнүеңә карамастан, синең тел байлыгың арта, хәтер һәм ми эшчәнлегең яхшыра.  Никадәр күп тел беләсең икән, шулкадәр хәтерең яхшыра бара. Тел өйрәнүнең бернинди дә зыянлы яклары юк ", - ди Дмитрий Второв.

Ул татар телен өйрәнер өчен, җирле кешеләр белән аралашырга тәкъдим итә: "Сөйләшү мөмкинлеге дә бар, шул ук вакытта татар теленең диалектларын да таный башлыйсың. Рус теле белән чагыштырсак, татар телен өйрәнүе кыен түгел, миңа калса”, - дип ассызыклады үзенең фикерен "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы.

Ул татар телен башлангыч сыйныфларда мәктәптә укымаганын билгеләп үтте. "Татар теле белән якыннан сыйныфташым авырып киткәч таныштым. Татар һәм рус телләрендә "Матур язу үрнәге" алып барырга кирәк иде, мин теләк белдердем. Татар теленә кызыксыну уянды. Нәрсә этәргеч биргәндер, тәгаен аңлата алмыйм, әмма телне бик тә өйрәнәсем килде. 9 сыйныфта татар һәм рус төркемнәренә бүленеп укый башладык. Минем татар группасына керәсем килде, әмма мине алмадылар. Без, өч егет, татар телен өйрәнү дәрте белән яндык, ахыр чиктә безне укытучыбыз аерым төркемгә бүлде дә, махсус биремнәр эшләтә башлады. Шулай итеп, бер ел һәрдаим татар теле белән шөгыльләндем. Кызганыч, 10-11 сыйныфларда татар теле кермәде. 1991 елда телевидениегә эшкә кердем. 1994 елдан республика телевидениесендә эшләп, районнар буенча күп йөрдем. Телевидениеның аудиториясе дә урта яшьтәге татарлар иде. Коллективта да гел татарча аралашу булды. Шуңа күрә дә мин коллегаларымнан да "минем белән татарча сөйләшегез әле, зинһар" дип сорый идем. Хәзер инде үземнең балаларым белән күбрәк татарча сөйләшәм. Мәктәптә татар теле укытылса да, татар телен өйрәнер өчен, дәрес сәгатьләре бик аз дияр идем, кызганычка каршы”, - диде Дмитрий Второв.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр