ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Спорт

Корбан Бердыев: Командага Олег Кузьмин җитми

28 сентябрь 2017, 20:23 , Фото: Ильнар Тухбатов

Корбан Бердыев: Командага Олег Кузьмин җитми "Рубин" командасы баш тренеры имгәнгән уенчылар белән бәйле сорауларга ачыклык кертте.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит  Салихов). “Рубин” футбол командасы Россия чемпионатында Пермьнең “Амкар” командасына каршы уенга әзерләнә. Команда бүген ачык күнегүләр уздырды. Гомуми төркемдә имгәнүдән соң сихәтләнгән ярымсакчы Руслан Камболов та бар иде.

Команданың баш тренеры Корбан Бердыев имгәнгән уенчылар белән бәйле сорауларга ачыклык кертте.

“Руслан Камболов бүген гомуми төркемдә күнегүләр уздыра. Командага ул җитми. Аның командага кайтуы сөендерә, – диде журналистларга Корбан Бердыев. – Олег Кузьминның хәле ничек, дисезме? Ул иртәгә тикшеренүләр уза. Барысы да яхшы булса, йөгерә башлаячак. Тәнәфестән соң әзер булуына өметләнәбез. Командага ул да җитми”

Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрьдә “Рубин” үз кырында Пермьнең “Амкар” командасы белән очраша. Аннары чемпионатта ике атналык тәнәфес игълан ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр