ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Мәдәният

"Татар халкының этнографик мозаикасы" фотобәйгесе игълан ителде

26 сентябрь 2017, 13:23

Эшләр 2017 елның 25 сентябреннән 10 ноябренә кадәр “Халык гамәли сәнгате”, “Традицияләр һәм йолалар”, “Портрет” номинацияләре буенча кабул ителә.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәдәният министрлыгы "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотобәйгесе игълан итте. Бәйгегә 2017 елның 25 сентябреннән 10 ноябренә кадәр “Халык гамәли сәнгате”, “Традицияләр һәм йолалар”, “Портрет” номинацияләре буенча кабул ителә.

Фотобәйгедә Россия территориясендә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Анкета-гариза һәм эшләр фотобәйге нигезләмәсендә күрсәтелгән вакытта тапшырылырга тиеш.

Нигезләмә белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы рәсми сайтында таныша аласыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр