ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиев белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсе хакында сөйләште

25 сентябрь 2017, 21:56 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиев белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсе хакында сөйләште Киләсе елларда Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы үзара сәүдә күләме дүрт тапкырга артырга мөмкин.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында әлеге илнең Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәүкәт Мирзиев быелның апрелендә Россиягә визитында ике дәүләт арасында имзаланган хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара килешү кысаларында Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре белән үзара бәйләнешнең активлашуын белдерде.

Очрашуда алга таба икеяклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, киләсе елларда Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы үзара сәүдә күләмен дүрт тапкырга арттыру өчен барлык мөмкинлекләр барлыгы белдерелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр