ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, Чаллыда ике шәхси балалар бакчасы ябылган
Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар
19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Томск халкын татар мәдәнияте белән таныштырачаклар

Җәмгыять

Галимнәр революциягә багышланган китап әзерләде

25 сентябрь 2017, 15:19

1917 елның билгесез тарих битләре яңа хезмәттә урын ала.
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-инфом”, Мөршидә Кыямова). 28 сентябрьдә "Революциядәге кеше: Казан губернасы" ("Человек в революции: Казанская губерния") дигән ике томлы монографияне тәкъдим итү чарасы узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова хәбәр итте.
 
 
“1917 ел революциясенең 100 еллыгы уңаенан Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында махсус фәнни чаралар узачак, – ди Лилия Габдрафикова. – «Революциядәге кеше: Казан губернасы» ("Человек в революции: Казанская губерния") дигән ике томлы монографияне 10 галим әзерләде. Тарих институты фәнни хезмәткәрләреннән башка, Татар энциклопедиясе институты, Казан университеты һәм башка фәнни үзәкләрдән тикшеренүчеләр җәлеп ителгән. Гыйльми-тикшеренү эшендә төп игътибарны без, галимнәр, революция чорындагы гади кешенең тормышына юнәлттек. Беренче том 1905-1907 еллардагы революция хәлләрен ачыкласа, икенче том 1917 елның билгесез тарих битләрен барлый".
 
Исегезгә төшереп узабыз, 28 сентябрьдә "Революциядәге кеше: Казан губернасы" ("Человек в революции: Казанская губерния") дигән ике томлы монография тәкъдим ителәчәк. Бу китап Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова гыйльми җитәкчелегендә 2015-2017 елларда әзерләнде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр