ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

Казанда Бөек Октябрь революциясенә багышланган чаралар уза

25 сентябрь 2017, 14:32

Казанда Бөек Октябрь революциясенә багышланган чаралар уза Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 28-29 сентябрьдә халыкара конференция оештыра.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 28-29 сентябрь көннәрендә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында Бөек Октябрь революциясенә багышланган халыкара конференция булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдерафикова хәбәр итте.

"Безнең институт 1917 елда булган тарихи вакыйгаларга багышланган чаралар оештыра, - ди Лилия Габдерафикова. – Мәгълүм булганча, быел Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы, әлеге уңайдан бездә халыкара конференция оештырылачак. Конференциядә Татарстаннан, Россиядән һәм чит илләрдән 60 тарихчы килер дип көтелә". 

28 сентябрьдә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында 09.30 сәгатьтә "Человек в революции: Казанская губерния" ("Революциядәге кеше: Казан губернасы"), дигән ике томлы монография тәкъдим ителәчәк. Бу хезмәт Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Археология институты һәм Мари дәүләт университеты тарафыннан әзерләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр