ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Хәвеф-хәтәр

Иркутскида үлем очрагы белән юл һәлакәте: 50 пассажир утырган автобус әйләнгән

24 сентябрь 2017, 14:24

Иркутскида үлем очрагы белән юл һәлакәте: 50 пассажир утырган автобус әйләнгән Автобуста 50ләп кеше булган, бишесе зыян күргән,“Нисан” җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). 50 пассажир утырган халыкара рейс автобусы “Себер” федераль трассасында һәлакәткә юлыккан, дип яза “Газета.ру”.

Җирле вакыт белән 15.00 сәгать тирәсендә Братскидан Иркутскига барган автобуска “Нисан” җиңел машинасы килеп бәрелгән. Бәрелүдән автобус юл кырыена төшеп китеп, ян ягына ауган. Һәлакәт Залари район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта булган.

Автобуста 50ләп кеше булган, бишесе зыян күргән, “Нисан” җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре үлем очрагы белән килеп чыккан юл һәлакәте сәбәпләрен тикшерәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр