ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Дин

Баулыда хаҗилар белән очрашу оештырылды

23 сентябрь 2017, 22:00

Баулыда хаҗилар белән очрашу оештырылды Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хаҗ гамәле кылу, намазга басу, коръән уку хакында вәгазьләр сөйләде.

(Баулы, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулыда хаҗилар белән очрашу оештырылды, дип яза җирле басма.

Шәһәребезнең үзәк “Гали” мәчетендә хаҗ сәфәреннән әйләнеп кайткан райондашларыбыз катнашында зур мәҗлес оештырылды. Чарага ике йөздән артык кеше килде.

Хаҗдан кайтучылар белән очрашу җомга намазы белән башланды. Изге йортка килүчеләргә Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хаҗ гамәле кылу, намазга басу, коръән уку хакында вәгазьләр сөйләде.

Мәчеткә килүчеләргә корбан итеннән пешерелгән кайнар аш һәм чәй табыны да әзерләнгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр