ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Җәмгыять, Төп яңалыклар

23 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

23 сентябрь 2017, 21:00

23 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына сәфәр кылды, татар язучылары татар телен укыту буенча мөрәҗәгать белән чыкты, Татарстанга томан төшәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында Имәнкискә мәдәният йортын ачты/ Авылда мәдәният йорты Татарстан Президенты кушуы буенча, гражданнарны кабул итү вакытында 100 яшьлек Вильдан Гарипов мөрәҗәгать иткәч, төзелгән. 

Татар язучылары татар телен укыту буенча мөрәҗәгать белән чыкты/ 58 язучы имзалаган хат Россия Президенты Владимир Путинга адреслана.

Республиканың 15 муниципаль берәмлегендә җылыту сезоны башланган/ 1986 социаль объектка һәм 939 күпфатирлы йортка җылы бирелгән.

Киләсе атнада Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләү планлаштырыла/ Республика кырларында бөртеклеләрдән кукуруз уңышын гына җыясы калган.

"Һарри Поттер" татар теленә тулысынча тәрҗемә ителеп бетәчәк – Айдар Шәйхин/ “Гыйлем” проектының баш мөхәррире сүзләренчә, Һарри Поттерның соңгы өлеше татар телендә 2020 елда әзер булачак.

Татарстан синоптиклары ялларда томан төшүен фаразлый/ Томан республика буенча урыны белән 24 сентябрьгә каршы төндә һәм көндезен көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр