ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Мәдәният

"Гарри Поттер"ның беренче басмасын рекордлы бәягә сатканнар

23 сентябрь 2017, 17:57

Сатылган экземплярга – 20 ел; "Гарри Поттер"ның беренче тиражы барлыгы 500 китап булып чыгарылган.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Джоан Роулингның "Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" китабының беренче басмасы 81 меңнән артык долларга сатылган, дип хәбәр итә RT, Heritage Auctions аукционнар йортына сылтама биреп.

Аукцион Американың Даллас шәһәрендә үткән.

Сатылган экземплярга – 20 ел. "Гарри Поттер"ның беренче тиражы барлыгы 500 китап булып чыгарылган. Хәзер аларның 300е Бөекбритания китапханәләрендә тәкъдим ителә.

Элегрәк Джоан Роулинг сөйләгәнчә, Гарри Поттердан тыш гепталогиядә тагын бер шушы исемдәге персонаж була. Автор сүзләренә караганда, Генри Поттер баш геройның бабасы була. Якыннары аны Гарри дип йөртә. Генри улынның исеме - Флимонт, ә Флимонт -Гарриның бабасы .

Роулинг шулай ук Генри Поттер 1913 - 1921 елларда Визенгамотта хезмәт итә һәм тылсым эшләренә катнашы булмый дип аңлата.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр