ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Татар матбугаты

Мәгарифнең эволюцион моделе нәрсә ул? - "Мәгариф" журналы

23 сентябрь 2017, 17:26

Мәгарифнең эволюцион моделе нәрсә ул? - Соңгы елларда республикада мәгарифкә аеруча зур игътибар күрсәтелә һәм бюджеттан моңа кадәр күрелмәгән акчалар бүленә. Аларның нәтиҗәлелеге нинди?

(Казан. 23 сентябрь, "Татар-информ", "Мәгариф", Сөмбел Таишева). Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллиннан, яңа уку елы алдыннан эш графигы бик тыгыз булу сәбәпле, интервью алу кыен: я ул төзелә торган объектларда була, я мәктәп һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт ясаучы оешмалар белән очраша. Яңа мәктәп һәм балалар бакчаларын Белем көне бәйрәменә өлгертеп, вакытында файдалануга тапшыру өчен шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге команда быел да аз көч сарыф итмәде. Казанда, аннары шәһәрнең барлык районнарында үткән август киңәшмәләрендә бу хакта горурлык белән әйтеп үтелде. Меңнән артык педагогның катнашуын тәэмин иткән шәһәр җыенында төрле белем һәм тәрбия бәйгеләрендә җиңүчеләрнең, грант отучыларның исемнәре яңгырады, рейтинглар игълан ителде һәм иң күңеллесе – бу бәйрәмдә белем бирү учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип яза "Мәгариф" журналы.

Соңгы елларда безнең республикада мәгарифкә аеруча зур игътибар күрсәтелә һәм бюджеттан моңа кадәр күрелмәгән акчалар бүлеп бирелә. Аларның нәтиҗәлелеге нинди? Без бер эш көне азагында нәкъ менә шул хакта сөйләшү өчен Илсур Гәрәевичның Зур Кызыл урамында урнашкан кабинетында очраштык. Ул сорауларга җавап бирергә әзерләнә, ә мин аның өстәлендәге шарчыклы сувенирны күздән кичерәм. Бер шарчыгы “Градусыңны арттыр!” дигән позициядә туктап калган. Нинди символик мәгънәгә ия!

– Илсур әфәнде, Петербургның халыкара икътисад форумында Югары икътисад мәктәбенең тикшеренү нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Татарстанның мәктәптә белем бирү инфраструктурасы индексы югары булган регионнар исемлегендә күрү, педагоглар өчен генә түгел, республиканың гади патриотлары өчен дә шатлыклы булды. Үзегез дә август киңәшмәсендә педагогик берләшмә вәкилләре исеменә, бигрәк тә мәктәп директорлары адресына мактау сүзләрен кызганмадыгыз. Алар ирешкән уңышларны республиканың киң җәмәгатьчелеге аңларлык итеп шәрехләп бирсәгез икән.

— Күптән түгел генә узган август киңәшмәсендә без Казанның мәгариф системасы үсешенең төп трендларына тукталдык, педагогик состав белән әлегә чишелеп җитмәгән проблемалар турында фикер алыштык һәм киләсе елга яңа бурычлар куйдык. Безнең республика, федераль белем бирү стандартларын һәм педагоглар өчен яңа стандартларны беренчеләрдән гамәлгә куеп, Россиянең күпчелек төбәкләрен узып китте. Бу күчеш тулысынча 2020 елда тәмамланачак.

Казанның быелгы бюджетында мәгариф өлеше, алдагы елдагыдан 900 миллионга арттып, 14 миллиард сумны тәшкил итте. Бу – Татарстан хөкүмәте һәм Казан муниципалитеты тарафыннан магарифкә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәмнең күләмен күзалларга мөмкинлек бирә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургның тәҗрибәсен өйрәнеп, шәһәрдә беренче мәртәбә җиде белем бирү үзәге булдырдык. Аларның тәүге нәтиҗәләрен яңа 2017-2018 нче уку елы азагында күрергә планлаштырабыз. Бүген укытучыларның актив рәвештә социаль челтәрләрдә эшләүче, скайп аша зачетлар алучы, рок төркемнәрдә уйнаучы һәм фән белән шөгыльләнүче яңа формациясе формалашты. Аларның киләчәк үсеше һәм үзләре артыннан укучыларын ияртә алуы өчен мәгариф өлкәсенең эволюцион үзгәреш кичерергә тиешлеге алдыбызга килеп басты. Республика һәм шәһәр җитәкчелеге моны тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру юлыннан бара.

Быел ике мәктәп һәм 900 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы ачылды. Аларның берсе – күп телле һәм күп профильле 180 нче гимназия. Анда ата-аналар балаларына өйрәнү өчен татар, кытай, испан телләрен сайлый ала. Шулай ук күп профильле 181 нче мәктәп укучылар кабул итте. 2 нче татар гимназиясе базасында, студентларга практика үтү һәм предметларны туган телдә укыту методикасын үзләштерү өчен эксперименталь мәйданчыклар булдырылды.

Күптән түгел тәгъдим ителгән республика рейтингында башкаланың 36 белем бирү йорты алдынгы урында тора. Алардагы белем бирү сыйфаты һәм югары профессиональлеккә ия укытучылар составы турында та-аналар һәм чыгарылыш укучыларының фикере уңай. Соңгы сигез елда Казан укытучылары “Татарстан Республикасының ел укытучысы” республика бәйгесендә җиңү яулый. Быел “Фән укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләрендә бөтен пьедестал Казан укытучыларыныкы иде. 2017 елның Россия бәйгесендә Татарстанны республиканың абсолют җиңүче, 2 нче лицей-интернатның математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин тәкъдим итәчәк.

2017 елгы Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Казанның 28 мәктәбе (шулардан дүртесе беренче мәртәбә) җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән булып чыкты. Иң яхшылар исемлегендә – 131 нче лицей, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, IT-лицей, 2 нче лицей-интернат, 7 нче һәм 19 нчы гимназияләр. Әлеге бәйгенең йомгаклау этабында, безнең балаларның дипломнар саны буенча хәтта былтыргы рекордны узулары билгеле булды. Олимпиададан 78 укучы Казанга призер һәм җиңүче дипломы алып кайтты.

34 учреждение техник иҗатны үстерү өчен грантлар отты, 11е база мәйданчыгына әйләнде, алар арасында Совет районының Инженерлар лицее, 91 нче мәктәп һәм В.Чкалов исемендәге үзәк тә бар. Бу – уңышларның бик аз өлеше генә. Күргәнегезчә, Казанның педагогик берләшмәсен мактарга урыныбыз бар.

— Белемнәрне бәяләүнең хәзерге критерийларыннан берсе – ТДИ һәм БДИ буенча уртача баллар. Узган ел белән чагыштырганда үзгәрешләр бармы?

— Быел без белем бирү учреждениеләре директорларын ДЙА нәтиҗәләре белән еллык билгеләрнең туры килүен исәпкә алырга чакырдык. Төп дәүләт имтиханына килгәндә, тугызынчы сыйныф укучылары, беренче тапкыр, ике мәҗбүри предметтан һәм сайлап алу хокукы буенча тагын ике предметтан имтихан тапшырдылар. Казандагы ТДИ нәтиҗәләре барлык предметлар буенча республикадагы һәм үзебезнең 2016 елгы нәтиҗәләрдән югарырак. Бары тик 1,3% укучы төп гомуми белем турында аттестат алмады. Ә 91 укучы өстәмә вакыт эчендә имтиханнарын яңадан тапшырачак.

Казан мәктәпләрендәге биш меңнән артыграк чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда, илнең миллион кешеле башка шәһәрләре белән чагыштырганда, югарырак нәтиҗәләр күрсәтте. Шунысын да әйтим, ундүрт фәннән тугызыныкы 2016 елгы нәтиҗәләрдән шәбрәк булып чыкты. Профильле математика, физика, химия, информатика, тарих, җәмгыять белеме, әдәбият фәннәре буенча нәтиҗәлелектә үсеш күзәтелә. Бу фәннәрдән уртача баллның алдагы елдагыдан 1,38 баллдан (математика) 5,06 га (әдәбияттан) кадәр югарырак күтәрелүе безне шатландырса, кайбер фәннәрдән балларның былтыргыга караганда түбәнрәк булуы көендерде. Бу соңгысы рус, инглиз, алман телләре һәм биология белән географиягә карый. Хәзер мәктәп җитәкчеләре, шушы җитешсезлекне танып, әлеге проблеманы хәл итәргә керешерләр дип өметләнәм.

— Гаҗәеп хәл. Бер яктан, без Казанның барлык рейтингларда, шул исәптән белем бирү нәтиҗәләре буенча да, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтантан гына калышып, өченче башкала статусын яулавы булуы белән горурланабыз. Ә республика күләмендә караганда, шул ук Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрен һәм кайбер районнарны алга уздырып, бишенче урында гына тора. Мондый каршылык башкалада уку йортларының күп булуына бәйлеме яки башка сәбәпләр бармы?

— Унынчы сыйныфка баручы балалар саны төрле муниципаль төбәкләрдә сан һәм процент нисбәте ягыннан нык аерыла. Күп миллионлы башкаланы зур булмаган муниципаль район белән чагыштыру бик үк дөрес булып җитәме икән? Без бүген, республикабыздагы иң югары күрсәткечләр һәм иң югары өлгереш проценты Казанда дип горурланып әйтә алабыз: 60 процент чамасы бала унынчы сыйныфта укуын дәвам итә. Аянычка, кайбер муниципаль районнарда ул 40 проценттан да кимрәк.

— Узган уку елы азагында мәктәпләрне оптимальләштерү турындагы яңалык республика җәмәгатьчелеген борчуга салды. 2014 елда Мәскәүдәге оптимизация реформасы укытучылар һәм ата-аналар тарафыннан шундый ук, ә бәлки, тагын да көчлерәк ризасызлык китереп чыгарган иде. Ул яңалыкның кайбер уку йортлары җитәкчеләре күңеленә хуш килмәве дә сер түгел. Оптимизация – ул белем бирү сыйфатын яхшырту зарурлыгы белән бәйле заман чакыруымы, әллә бары тик финанс агымнарын яңача бүлүме?

— Казан укучылары турында сөйләгәндә, Татарстандагы уку йортларының башка төбәкләрдәгедән аерылып торуын истә тотарга кирәк. Дөрес, барыбыз да Россиянең бердәм белем бирү киңлегендә эш итәбез. Шуңа карамастан, без ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, саклау һәм дәвам итү турында да кайгыртырга тиешбез. Нәкъ менә шуңа күрә, классик белем бирүне саклап, тиз үзгәрүчән технологик заманга ярашлы яңа формалар эзлибез. Моның өчен Санкт-Петербургтагы белем бирү үзәкләренең эшләү тәҗрибәсен өйрәндек. Шулай ук Мәскәүнең белем бирү департаменты һәм аның җитәкчесе педагогика фәннәре докторы Исаак Калина белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Ләкин үз эшчәнлегебездә мәскәүлеләр үткәргән реформаларның бары тик прогрессив якларын гына исәпкә алабыз. Мәскәүдә дүрт мең чамасы белем бирү оешмасы бар иде. Белем бирүнең территориаль комплексларын оештыру юлы белән оптимальләштергәннән соң аларның саны 630 га калды. Алардагы оптимальләштерү 15-18 бинадан торган бердәм үзәк төзү белән бәйле. Безнең исә механик берләштерүдән тормаган һәм бары тик оптимальләштерү чаралары җыелмасыннан гына гыйбарәт булмаган үз моделебез бар.

Казанда реформа 13 мәктәп һәм 27 балалар бакчасына кагыла. Берләштерү юлы белән 5 нче гимназия һәм 134 нче мәктәп, 75 нче гимназия һәм 133 нче мәктәп, 83 нче лицей һәм 95 нче мәктәп, 8 нче гимназия һәм 79 нчы мәктәп, 101 нче һәм 166 нчы, 22 нче һәм 58 нче мәктәпләр, моннан тыш 100 нче мәктәп белән әлеге уку йортының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге һәм балалар бакчалары үзгәртеп корылачак. Әлеге уку йортлары территориаль билге буенча сайлап алынды һәм алар бер-берсенә якын урнашканнар. Төп бурыч – барлык мәктәпләр өчен дә бертөрле шартлар булдыру. Без бит биналарны сатмыйбыз. Бары тик сыйфатлы белем алу һәм матди-техник базаны ныгыту өчен бертигез уңайлыклар тудыру турында сүз алып барабыз. Һәр мәктәптә дә профильләшү өчен шартлар тудырып булмый, ләкин шуңа да карамастан, һәр мәктәп күп төрле профильдә булырга тиеш. Балалары күп булган мәктәпләр аз комплектлылары белән берләшә. Бу – 2 нче сменадан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Өлкән сыйныф укучылары өчен белем бирү профильләрен киңәйтәчәк һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак. Түгәрәкләп әйткәндә, бездәге реформа соңгы елларда ата-аналарны борчыган мәсьәләләрнең шактыен хәл итәргә җай бирәчәк.

Россия башкаласыннан аермалы буларак, Казанда 38 милли мәктәп бар. Мәктәпләрне берләштергәннән соң, бу юнәлештә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге туачак, шул исәптән финанслау мәсьәләсендә дә аларның үзенчәлекләре исәпкә алыначак. Безнең фишкабыз шунда.

— Белем бирү сыйфатында бу ничек чагылыш табачак һәм “күчмә педагоглар” феноменыннан котылып булырмы?

— Без дәресләрдән соң фәннәрдән белемнәрен киңәйтү белән шөгыльләнүче һәм дәрестән тыш белем-тәрбия эшчәнлеге белән мәшгуль булган балаларның саны артуын телибез. Бик яхшы инфраструктура булдырылган биналарның буш тормавы мөһим. Әйе, үзләрендә сәгать саны җитмәгән кайбер укытучыларга тулы эш хакы алу өчен башка мәктәпләрдә укытырга туры килә. Без укытучыларның ике эштә эшләмәүләре яклы, чөнки педагогка берничә уку йортына өлгерү кыен, һәм бу, ахыр чиктә, укыту сыйфатында да чагыла. Берләштерү исә укытучыга кирәкле күләмдәге сәгать санын төп эш урынында җыярга мөмкинлек бирәчәк. Ә остазлык һөнәри үсешкә китерәчәк.

— Әйткәнебезчә, Казан күпчелек позицияләр буенча, ышанычлы рәвештә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урынны били. Икътисад һәм финанс нәтиҗәләре буенча да алардан күпкә калышмыйбыз. Шул ук вакытта мәктәп җитәкчеләре, бездә уку йортларын җан башыннан финанслау аларныкыннан күпкә артка кала, дип зарлана. Чынлыкта эш ничек тора? Инклюзив белем бирү кертү финанслауа уңай үзгәреш ясадымы?

— 2009 нчы елдан норматив буенча җан башыннан финанслауга күчтек. Мәктәпкә акча укучы артыннан «килә». Россиянең ике башкаласы белән чагыштырганда, аерма бар, әлбәттә. Мәскәүдә бер укучыга чыгым 123 мең сум чамасы тәшкил итә. Татарстанда бу сан – 50 мең тирәсе,ә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен – 70 мең сумга җыела. Әлеге тигезсезлек Мәскәүнең Россия Федерациясе субъекты һәм берүк вакытта башкаласы булып торуы белән аңлатыла.

– Мәктәпләрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру көнүзәк мәсьәлә дәрәҗәсенә күтәрелде Алар өчен финанслау бюджеттан гына түгел, хәйрия фондларыннан да килә дип беләм.

— Бүген төп проблема – сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен кадрлар әзерләү, тьютор булуы. Казанда, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге кебек, биш мәктәптә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле, Даун авырулы, аутизм диагнозы булган балалар белән эшләү өчен ресурс үзәкләре ачабыз. Бу юнәлештә “Без – башкалар” иҗтимагый оешмасы белән актив эшлибез. Болак буендагы 1 нче мәктәпне һәм 168 нче мәктәпне җиһазландыруны үз өстенә алган “Синең файдага” хәйрия фонды бар. “Дәрескә – бергә” инклюзив белем бирү проектын безнең белән бергә тормышка ашыручы “ИКЕА” белән партнерларбыз. Әлеге үзәкләрнең ресурс бүлмәләрен яраклаштырып җиһазлау өчен 2,5 млн сумнан артык акча бүлеп бирү карала.

— Сезнеңчә, мәгарифтә эволюцион үсеш моделен барлыка китерүне тизләтү өчен бүгенге көндә нинди өстәмә чаралар күрергә кирәк?

— Белем бирү учреждениеләрен җиһазландыруга, сәләтле балалар белән эшләү өчен югары технологик җиһазлар алуга күбрәк акча бүлеп бирелүен теләр идек. Казандагы 500 белем-тәрбия бирү учреждениесенең көндезге иминлеген тәэмин итү чыгымнарына гына да 200 млн. сумлан акча кирәк.

— Үзегезнең чыгышыгызда Сез өч төп мәсьәләгә тукталдыгыз. Аларның берсе булган оптимальләштерү турында без инде фикер алыштык. Икенчесе – кадрлар әзерләү системасы. Мәктәп җитәкчеләре белән аралашу һәм укытучылар белән очрашулар вакытында аларның, бер яктан, директорлар корпусының яшь буенча пенсия чигенә якынлашуына, ә икенче яктан, профильле югары уку йортларын тәмамлаучыларның мәктәпкә барырга ашыкмавына борчылуларын күрдек.

— Җитәкчеләрнең уртача яше – 51, укытучыларныкы – 44 яшь. Безнең мәктәп директорлары арасында пенсия яшендәге зирәк җитәкчеләр бар. Болар –үз тәҗрибәләрен, остазлар буларак, яшь буынга тапшыручы, тирән белемле һәм киң фикерле идарәчеләр. Кадрлар алмашыну бар, әмма ул үзмаксат булып тормый. Чынлыкта өлкән буынга без бик рәхмәтле!

2014 елдан мәктәп директоры, балалар бакчасы җитәкчеләренә алмашка резерв формалаштыруны җайга салдык. Моның өчен белем бирү үзәге базасында мәктәп директорлары вазифасы өчен идарәче хезмәткәрләр төркемен туплыйбыз. Аларның, һичшиксез, укытучылык тәҗрибәсе, аннары берничә ел уку-укыту бүлеге мөдире булып эшләү һәм идарә итү стажы булырга тиеш. Даими рәвештә җитәкче-лидерлар белән очрашулар үткәрәбез, шулай ук белгечләр белән читтән торып та эшлибез. Аудит, полиграф, билгеле бер процедуралар һәм конкурсны үткәннән соң, кандидат, үз проектын яклау өчен, төп комиссия утырышына чакырыла. Кандидатура шуннан соң гына раслана.

Бүгенге көндә төп проблема физика укытучылары һәм башлангыч сыйныф педагоглары җитмәүгә бәйле. Бездә аларга ихтыяҗ 250 ставка чамасы. 17 сентябрьдә 20 педагог, Мәскәүнең белем бирү департаменты һәм Мәгариф институты белән берлектәге менторлар әзерләү проекты кысаларында, алдынгы тәҗрибә белән танышу өчен башкалага китә. Казанга әйләнеп кайту белән аларның һәрберсе үз янына остазлар төркеме туплаячак. Шул рәвешле пирамида формалашып, алда телгә алынган юнәлешләрдә кадрлар әзерләү тизләнер дип көтәбез..

— Ә Казан мәктәпләре рейтингын яңадан карау белән бәйле өченче мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?

— Рейтинг күрсәткечләре мәктәп, укытучы һәм укучы кызыксынырлык итеп тупланырга тиеш. Кайчак «өчле»гә укучылардан да даһилар үсә. Без педагогларны рейтинглардагы юллар өчен балаларны «корбан» итмәскә чакырабыз. Күп өстәмә вакыт таләп ителсә дә, аларның һәрберсенә индивидуаль якын килү күпкә мөһимрәк. Һәр укучының үз шәхси траекториясе төзелергә тиеш. Уку йортының рейтингта урнашуы һәм күчеше әлеге факторлар җыялмасына да бәйле булсын иде.

Рейтингларда буталчыклар нидән туа? Бездәге уку йортлары арасында көндәшлек зур. Бу – укучылар контингентына, мәктәпнең юл картасына һәм сәләтле балаларны барлау, үстерү программаларына бәйле. Күпчелек ата-аналар һәм балалар бик яхшы белем алырга, ул гына ла түгел, белемне илебезнең һәм чит илләрнең алдынгы югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнештә торучы алдынгы педагоглардан алырга телиләр.

Казан мәктәпләрен РИА социаль навигаторы төзегән рейтинг, ТОП-25, шулай ук ТОП-100 иң яхшы шәһәр мәктәпләре һәм башка барлык рейтингларда күрергә мөмкин. Казанда безнең мәгариф идарәсенә буйсынмаган 10 шәхси мәктәп эшли. Шәһәр рейтингларын әзерләгәндә аларның нәтиҗәләре дә килеп кушыла. Урын алу мәсьәләсендә бәхәсләр күбесенчә урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм типик булмаган мәктәпләр арасында килеп чыга. Казанда 8 типик булмаган учреждение бар: болар – 131 нче мәктәп, IT-лицей, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, “Кояш”, 2, 4, 7, 145 нче лицейлар. Аларның күпчелеге рейтингларда алдынгы рәтләрне били. Әмма бу – әлеге гимназия һәм лицейларның гына түгел, ә монда килгән балалар башлангыч сыйныфларда укыган мәктәпләрнең дә хезмәте. Кемдер бәя күрсәткечен бары тик мәктәпләрнең үзара ярышы дип кабул итә. Чынбарлыкта рейтинг – ул мәктәпнең үз-үзе белән ярышы. Ул, белем бирү нәтиҗәләре белән беррәттән, тәрбия эшчәнлеген һәм сәләтле балалар белән эшләүне исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

— Бүген 11 сыйныфтан соң балаларның Казанда калуына яки, һәрхәлдә, Россиядә яки чит илдә белем алганнан соң, туган якларына кире кайтуларына басым ясала. Сез аларның язмышын күзәтеп барасызмы?

— Үзенчәлекле, аерым традицияләргә ия булган Казан мәгариф системасын мин даими үсештә күрәм. Иң мөһиме, барысы да нәтиҗәлелек өчен эшләсен. Ә хәзер барлык белем бирү процессының нәтиҗәсе булып мәктәпләребезнең чыгарылыш сыйныф укучылары тора. Мәгариф системасы икътисад үсеше өчен алшартлар тудыра һәм илнең икътисади үсеше өчен төп стимул барлыкка китерә. Бүген укучылар бик мобиль. Йөз балл җыйган 43 укучыдан 13 бала Мәскәүгә, ә 7 укучы Питерга китәчәк. Ни эшләмәк кирәк, зур балык зур су эзли. Шулай да, сөенечкә димме, мәктәпне тәмамлаучыларның яртысыннан күбрәге белем алуны Казанның югары уку йортларында дәвам итәчәк. Безнең мәктәпләр көндәшлеккә сәләтле булсын дисәк, аларны тәмамлаучылар – булачак студентларны – үз иленә, үз халкына хезмәт итүгә рухландырырга кирәк. Яшь буын белем алуның тормышта төп нигез булуын һәм беренче чиратта, үзеңә һәм үз белемнәреңә таянырга кирәклеген аңлап үсәргә тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр