ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда караклар пенсионерның 113 мең сум акчасын урлаган

23 сентябрь 2017, 17:11

Чаллыда караклар пенсионерның 113 мең сум акчасын урлаган Шалтыратучы үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган һәм банк картасының реквизитларын сораган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда караклар пенсионер әбинең 113 мең сум акчасын урлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

64 яшьлек хатын-кызга 25 августта үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ир-ат аңа пенсиясен кабаттан исәпләү турында хәбәр иткән һәм аннан банк картасының реквизитларын сораган. Пенсионер явыз ниятле бәндәгә мәгълүматны җиткергән. Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз хисабындагы 113 мең сум акчаның салдырып алынгануын белгән.

Әлеге очрак буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Явыз ниятле бәндәнең телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгәне ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр