ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Җәмгыять

Республиканың 15 муниципаль берәмлегендә җылыту сезоны башланган

23 сентябрь 2017, 11:49

Республиканың 15 муниципаль берәмлегендә җылыту сезоны башланган 1986 социаль объектка һәм 939 күпфатирлы йортка җылы бирелгән.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда җылыту сезоны башланган. Хәзерге вакытта республиканың 15 муниципаль берәмлегендә җылы бирү турында карар кабул ителгән. Әлеге мәгълүмат бүген республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә яңгырады.

«Киләсе атнада төнлә температураның түбәнәюе көтелә. Хәзерге вакытта республиканың 15 муниципаль берәмлегендә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителде. Социаль тармак оешмалары җиткәчеләреннән килгән мөрәҗәгатьләр буенча 1986 объектка җылы бирелде, бу гомуми планның 24 проценты дигән сүз. Шулай ук 939 күпфатирлы йортка җылы бирелде», – дип хәбәр итте республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Ул шулай ук республикада барлык җылылык системасы җылы бирүгә әзер икәнен белдерде һәм урыннардагы җитәкчеләргә җылыту сезоны башлануны аерым контрольгә алырга киңәш итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр