ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды
Мурманск өлкәсендә пассажирлар утырган вертолет агачка килеп бәрелгән

Хәвеф-хәтәр

Казанда янган йортта табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган

22 сентябрь 2017, 18:17

Казанда янган йортта табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган “Виктория-Заречье” бакчачылык ширкәтенең бер йортында янгын сүндергәндә пычак яралары булган 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Тикшерүчеләр Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында янгын сүндергәндә табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

20 августта “Виктория-Заречье” бакчачылык ширкәте йортында янгын сүндергәндә пычак яралары булган 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Йортта җиңел кабынучан сыеклык исе булган.

Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч мәгълүмат буенча, Дәрвишләр бистәсенең 31 һәм 36 яшьлек ике кешесе спиртлы эчемлек кулланганда кеше үтергән. Әлеге эшкә үзенең катышы барлыгын 36 яшьлек ир-ат танымаган. Ир-ат сак астына алынган, аңа гаепләү белдерелгән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр икенче шикләнелүче кешене эзли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр