ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Татар дөньясы

Татар теле эшемдә дә кирәк – махсус курсларда белем алучы Егор Глебец

22 сентябрь 2017, 14:57 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар теле эшемдә дә кирәк – махсус курсларда белем алучы Егор Глебец "Мин система администраторы булсам да, эшемдә татар телен белү кирәк", - ди Татар дәүләт филармониясе хезмәткәре Егор Глебец.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 18 сентябрьдә, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле курслары башланып китте. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең система администраторы Егор Глебец “Татар-информ” хәбәрчесенә курсларга язылуының бер сәбәбе булып, үз эшендә татар теле кирәклеген әйтте.

“Безнең инде беренче дәресләр булды. Дәресләр атнасына ике тапкыр икешәр сәгать уза. Мин А1 төркеменә язылдым. Миңа бик тә ошый: без сүзләрнең язылышын да, әйтелешен дә өйрәнәбез. Мин татар телен үзлектән дә өйрәнеп карадым, әмма файдасын күрмәдем. Монда безне үз эшенең осталары укыта. Беренче дәрестән соң, минем татар теленә күзаллау барлыкка килде”, – дип сөйләде ул.

Егор Глебец берничә тел белә. Тагын да күбрәк телдә аралашу теләге аңа татар телен өйрәнүгә этәргеч булган.

"Мине балачактан телләр кызыксындырды. Инглиз телен мин инде мәктәпкә кадәр өйрәнә башлаган идем. Хәзер дә телне әйбәт беләм, аралаша алам. Дусларым белән татар телендә дә аралашасым килә", – диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хезмәткәре.

Егорның әнисе – рус, ә әтисе белорус милләтеннән. Ул, Татарстандагы барлык кеше дә татар телен белергә тиеш, дип саный.

"Татарстанда тудым һәм балачагым да монда узды. Бу елның гыйнварында без Екатеринбург шәһәреннән кабат Казанга күчендек, шуңа мин телне үзләштерергә уйладым. Казан – ике телне дә берләштерә алган үзенчәлекле шәһәр. Татарстанда татар телен белергә кирәк дип саныйм. Казанда яшим икән, минем ике телне дә беләсем килә", – диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең система администраторы Егор Глебец эшендә татар теле дә кирәк дип сөйләде.

"Тел белү миңа эштә дә бик кирәк. Мин үзем система администраторы булсам да, филармониядә, күбесенчә, татарлар эшли. Шуңа хезмәттәшләремне аңлау һәм алар белән аралашыр өчен татар телен өйрәнергә булдым", – диде ул.

Искәртеп үтик, Казан (Идел буе) федераль университетыда түләүсез татар теле курслары 2012 елдан эшләп килә. Укучылар, татар телен белү дәрәҗәсенә карап, А1, А2, В1 төркемнәренә бүленде. Югары квалифицияле укытучылар шимбә-якшәмбедән тыш һәр көнне онлайн-мәктәп укучылары белән тере сөйләм теле дәресләре алып бара. Һәр дәрес 45 минут дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр