ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Авыл

Марат Әхмәтов: Көнбагыш быел мул уңыш вәгъдә итә

22 сентябрь 2017, 13:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Марат Әхмәтов: Көнбагыш быел мул уңыш вәгъдә итә Көнбагышны җыяр өчен уракка октябрьдә төшәчәкләр.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Көнбагыш уңышы быел мул булырга охшаган. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда шулай дип белдерде.

Министр көнбагышның табышлы культураларга керүен билгеләп узды. Аның мәйданнары быел берникадәр арттырылып, 115 мең гектарга җиткерелгән.

“Көнбагышның торышы да бик матур, ул быел мул уңыш вәгъдә итә. Күп хуҗалыклар орлыкны да чит илдән алган иде, сыйфатлы орлык ул. Кәрҗиннәре дә бик матур көнбагышның. Кайбер җирләрдә аны махсус препаратлар ярдәмендә киптерү белән шөгыльләнәләр. Кемнәрдер сентябрь азагында көнбагышны ала да башлар, әмма ләкин көнбагыш уңышы җыюның төп өлеше октябрьдә булачак”, – диде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, бөртеккә игелгән кукуруз да октябрьдә алыначак. “Аның өлгереше әле чәкәндә сөтчел хәлдә. Бөртеккә суктырып алырлык булып ныгысын өчен, кукурузга әле тагын бер 15-20 көн вакыт кирәк”, – дип белдерде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр