ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Мәдәният

КФУ җитәкчелеге галимнәрнең җәсәден аерым некропольдә күмү хакында фикер алыша

22 сентябрь 2017, 10:02 , Фото: Оксана Романова, Салават Камалетдинов

КФУ җитәкчелеге галимнәрнең җәсәден аерым некропольдә күмү хакында фикер алыша 1968 елда расланган "Казан некропольләре" исемлегендә Мәрҗани кабере мирас объектларына кертелмәгән.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Казан федераль университетында уку йорты галимнәренең җәсәден аерым некропольдә күмү мөмкинлеге карала. Бу хакта кичә Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге утырышында "Казан некропольләре" иҗтимагый хәрәкәте кураторы Любовь Агеева хәбәр итте.

Искәртеп узабыз: утырышта якын арада Арча зиратындагы тарихи каберләр каталогын булдыру, мәдәни мираска караган каберләр исемлеген киңәйтү кебек бурычлар куелды.

"Архитектор Сергей Саначин киңәше белән мин югары ук йортларына Казанда күмелгән атаклы галимнәр исемлеген җибәрүне сорап хатлар юлладым. Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) президенты миңа шәхсән үзе шалтыратып, бу фикерне хуплады һәм исемлек булыр, диде. Шул ук вакытта КФУ ректоры барлык галимнәрнең җәсәден бер урынга күмү фикерен җитерде, ә химиклар Арбузов һәйкәлен тагын да затлырак итеп эшләмәкче икән", - диде Любовь Агеева.

Казан университеты галимнәренең җәсәден аерым некропольдә күмү фикере Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте (ВООПИиК) вәкилләренең ризасызлыгын уятты. Алар арасында Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, архитектор-реставратор, дәүләт эксперты Фәридә Җәбирова, танылган туган якны өйрәнүче Анатолий Елдашев, иске обряд общинасы әгъзалары һәм "Том Сойер фест" хәрәкәте активистлары бар.

"Казан некропольләре"нең исемлегендә 38 кабер бар. Бу санны энтузиастлар арттырырга тели. Исемлек 1968 елда РСФСРның Министрлар советы тарафыннан расланган һәм аннан соң каралмаган. Мәсәлән, Мәрҗани кабере мирас объектларына кертелмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр