ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Рәсми Татарстан

Казанга Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал килде

20 сентябрь 2017, 08:31 , Фото: prav.tatarstan.ru

Казанга Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал килде Бүген Португалия икътисад министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал бүген Татарстанга эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

“Казан” халыкара аэропортында Мануэл Калдейра Кабралны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин каршы алган

Чәршәмбе, 20 сентябрьдә, Португалия икътисад министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Моннан тыш, Мануэл Калдейра Кабрал программасында – Казанда Россия Гадәттән тыш министрлыгы башлыгы Владимир Пучков белән очрашу. Бу очрашу кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Португалия Хөкүмәте арасында икътисади һәм техник хезмәттәшлек турында килешү имзалау көтелә.

Шулай ук республикада булган вакытта Мануэл Калдейра Кабрал Казан федераль университеты, «ИТ-парк», югары технологияләр технопаркында булачак, Казанның зур спорт объектлары – «Казан-Арена» стадионы һәм Спортның судагы төрләре сарае белән танышачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр