ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Авыл

Чирмешән районында терлекчелек биналарын ремонтлауда дәүләт ярдәм итә

20 сентябрь 2017, 04:00

Чирмешән районында терлекчелек биналарын ремонтлауда дәүләт ярдәм итә Районда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

(Чирмешән, 20 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында терлекчелек биналарын ремонтлауда дәүләт ярдәм итә, дип яза район газетасы.

Районда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар нигезендә быел районда 100әр башка исәпләнгән 11 фермада һәм 200әр башка исәпләнгән алты терлекчелек бинасында ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре башкарылырга тиеш.

-Күпчелек хуҗалыкларда төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. -Бүгенге көнгә 100 башка исәпләнгән объектларда эш - 81, 200 башка исәпләнгән абзарларда 79 процентка үтәлгән.

“Макаров Г.Ф.” (Ивашкино), “Митяев Л.В.” һәм “Моляков В.А.” (Мордва Афонькәсе) крестьян-фермер хуҗалыкларында ремонт эшләре беткән дә диеп була. “Камалов Р.И.” хуҗалыгында да 200 башка исәпләнгән терлекчелек бинасы төзекләндерелгән. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ“ җәмгыятенең “Югары Кармалка” һәм “Түбән Кәминкә” бүлекчәләрендә дә төзүчеләр якын көннәрдә эшне тәмамлаячаклар. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларга бу яктан ашыгырга кирәк, әйтик, “Кара Чишмә” һәм “Сөлчә” җәмгыятьләрендә программага кертелгән абзарларның әлегә түбәләре дә ябылмаган.

- Сыерларны инде абзарларга күчерегә вакыт җиттте, ә кайбер хуҗалыкларда алар һаман әзер түгел, - ди Ильяс Нәгыйм улы. -Җитәкчеләр ремонт белән бәйле документлаштыру эшен дә сузалар, безнең идарәгә тапшырмыйлар, бу бит акча белән бәйле, әлеге мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Программаны туктататырга да мөмкиннәр, шуңа күрә ремонт эшләрен һәм аларны рәсмиләштерүне тизләтү сорала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр