ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды
Мурманск өлкәсендә пассажирлар утырган вертолет агачка килеп бәрелгән

Хәвеф-хәтәр

Апас районында йорт сүткәндә бер ир плитә астында калып һәлак була

19 сентябрь 2017, 17:58

Апас районында йорт сүткәндә бер ир плитә астында калып һәлак була Фаҗига Апас бистәсенең Яшьләр урамындагы 34нче номерлы йортны сүткәндә була.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Апас районында 29 яшьлек ир кеше түшәм плитәсе астында калып һәлак була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Апас бистәсендә бер ир өстенә түшәм плитәсе төшү турында мәгълүмат килеп ирешә. Бу хәл Яшьләр урамындагы 34нче номерлы ике катлы йортны сүткәндә килеп чыга. 

Фаҗига булган урынга 106нчы номерлы бүлек янгын сүндерүчеләре, 1нче номерлы зона эзләү-коткару төркеме коткаручылары, медицина хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр