ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

Саба районы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

19 сентябрь 2017, 23:00

Саба районы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте Бу көнне 200дән артык урманчы бер аланга җыелды.

(Саба, 19 сентябрь, "Татар-⁠информ", “Саба таннары”, Зәмирә Сәмигуллина). Саба районы урман хуҗалыгының барлык хезмәткәрләре бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте, дип яза җирле басма.

Сентябрьнең өченче якшәмбесенә билгеләп үтелә торган әлеге дата элек Сабантуй рухында узса, Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин әйтүенчә, соңгы елларда һөнәри дата теория белән практиканы бәйләп үткәрелә. Шул уңайдан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Лесхоздагы Карпат аланлыгында 17 сентябрьдә һөнәри осталыклары буенча көч сынашты. Саба урман хуҗалыгында Татарстанның 8 район җирен колачлый. Бу көнне 200дән артык урманчы бер аланга җыелды. Бәйрәмдә дә һөнәри осталыкларын арттыру өстендә алар: кулларында пычкы, балта...

Саба урман хуҗалыгы директоры тармак хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, аларның урманның экологик иминлегенә, урман байлыгын саклау һәм арттыруга, аларны янгыннардан саклауга керткән бәя биреп бетергесез хезмәтләрен билгеләп үтте.

–Безнең Саба урманчыларының даннары еракларга таралган. Без һичшиксез остазыбыз Нургали Миңнехановның искә алып, аның эш алымнарына таянып, традицияләрен дәвам итеп эшлибез. Урман фонындагы 120 гектар җирдә яшь агачлар утыртылды. Урманнарны корткычлардан, янгыннардан саклау өчен дә шактый гына эш башкарылды. Производство ягына килгәндә, бүгенге көндә мең агач, 300 миллион сумлык товар җитештереп сатылды. Эшчеләребезгә хезмәт хакларын вакытында түләп, салымнарны да вакытында кертеп барабыз. Урманга бер урманчы гына контрольлек итеп бетерә алмый. Урлашу, янгыннар күргәндә дә урманчыларга хәбәр итүчеләрне дә урманчылык хезмәтенә өлеш кертүчеләр, дип саныйм, – ди ул.

Ярышта катнашучылар урманнарны саклау, хезмәткә түләү, визирлап участок бүлеп алу, агач утырту, яфраклары буенча агачларны тану кебек номинацияләрдә дә имтихан тоттылар. Аларның белемнәре урманда кабынып киткән утны сүндерүдә дә, кеше гомерен саклау өчен күрелә торган чараларда да сыналды. Хөкемдарлар бәяне гадел бирде. Барлык балларны кушып, “Һөнәре буенча иң оста”ларны ачыклауга нәтиҗәләр ясалганнан соң, 1 нче урыннар урманчылардан Рузил Шәймәрданов (Курса урман участогы), мастерлар арасында Рамил Әхмәтҗәнова (Мишәбаш), урманчы ярдәмчеләре бәйгесендә Марат Хәйруллин (Курса), лесничийлар арасында Фәрит Гыйләҗиевкә (Курса) бирелде. Шулай ук егерьләрнең һәм умартачыларның да осталыклары бәяләнеп, Зәкәрия Шәрипов (Курса) белән Марат Закиров (Мишәбаш) җиңү яулады.

Урман кисүче харвестер һәм форвардер операторы һөнәре урман комплексында иң алдынгы һәм хөрмәтле һөнәргә әверелеп килә. Лесхоз агач эшкәртү комплексы операторлары Валерий Иванов һәм Руслан Николаев та үз эшләренең осталары булып танылды. Ярышта катнашучы командалар урманнарда янгын сүндерү тәртипләре буенча да белемнәрен сынады. Бу ярышта Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге беренчелекне алды.

“Янгын сүндерүләр өйрәнүләр генә булып калсын, урманнарыбыз, йорт-⁠җирләребез имин булсын иде. Мондый бәйгеләр кирәк. Ярышның төрләре елдан-⁠ел үзгәрә, шунлыктан һөнәри белемне арттырырга ярдәм итә, тәҗрибә уртаклашасың, яңалыклар туплыйсың ”, – ди агач эшкәртү комбинаты начальнигы Фәнил Хафизов.

Командалар арасында беренче урынга Шәмәрдән, икенчегә Курса, 3нче урынга Мишәбаш урман участоклары чыкты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, алдынгыларга грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырды, диелгән район хәбәрендә.
Урманчылар ярышлардан соң Сабантуй уеннарында катнашып күңел ачты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр