ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган

19 сентябрь 2017, 15:39

Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган Эш «Тирә-юньне пычратуга китерә торган экологик яктан куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча кузгатылган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Чишмә елгасының агып җыелган сулар белән пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчес Андрей Шептицкий.

Искәртеп узыйк, «Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, «Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгының күптармаклы җитештерү предприятиесе» җәмгыятен тикшергәннән соң, прокуратура Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше ачарга тәкъдим итте. 2016 елның октябреннән 2017 елның февраленә кадәр предприятиенең чистарту корылмаларыннан Татарстанның Яңа Чишмә районы елгасына җыелган сулар агып төшүе ачыкланган. Суны тикшергәннәр соң. елгада пычрата торган матдәләрнең тиешле концентрациясе җитди артып китүе ачыкланган. Чишмә елгасына китерелгән зыянны 8,2 миллион сум дип бәяләгәннәр.

Әлеге очрак буенча «Тирә-юньне пычратуга китерә торган экологик яктан куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр