ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Мәдәният

Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

19 сентябрь 2017, 15:20

Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый Республика театрлары сезон ачылышына әзерләнә.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда республика ярдәмендә "Бердәм Россия” партиясенең  “Театр – балаларга” федераль проекты эшли башлый. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җиткерде.

Спикер сүзләренчә, әлеге проектка республиканың балалар курчак театрлары эшчәнлекләре һәм техник тәэмин ителеше өчен финанс ярдәме алачак.
Министр сентябрь – октябрь айларында Татарстанның 15 дәүләт театры сезонны ачып җибәрәчәген искәртте.

Шулай итеп, 3 октябрьдә сезонны Казан дәүләт яшь тамашачы театры “Страсти по Семену Семеновичу “спектакле белән ача. 6 октябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз тамашачыларын көтеп кала.

Шулай ук Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, 6 октябрьдә сезонны Чаллы дәүләт татар драма театры “Любимые, лишенные любви” һәм Әлмәт драма театры "Лекарь поневоле” спектакльләре белән ачып җибәрә.

8 октябрьдә Чаллы дәүләт курчак театры (“Каша из топора”), 13 октябрьдә А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры (“Вышел ангел из тумана”), 20 октябрьдә Г. Тукай исемендәге Әтнә , 27 октябрьдә Буа дәүләт драма театрлары яңа сезонда үз ишекләрен ача.

“Шулай ук быел Татарстан театрлары “Большие гастроли” Федераль үзәк программасында катнаша. Әлеге программа буенча Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә сентябрьдән ноябрьгә кадәр  җиде республика театрының төбәкара гастрольләрдә катнашуы планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте республика мәдәният министры.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр