ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Мәдәният

Мәскәүдә Михаил Калашниковка сигез метрлы һәйкәл ачканнар

19 сентябрь 2017, 13:39 , Фото: Валерий Шәрифулин / ТАСС

Мәскәүдә Михаил Калашниковка сигез метрлы һәйкәл ачканнар Конструктор сыны Садовая-Каретная һәм Долгоруковская урамнары чатындагы скверда урнаштырылган.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Россия мәдәният министры Владимир Мединский ату коралы буенча күренекле конструктор Михаил Калашниковка һәйкәл ачты. Тантаналы чара Садовая-Каретная һәм Долгоруковская урамнары чатындагы скверда узды, дип хәбәр итә ТАСС.

Мединский: “Михаил Калашников – рус кешесенә хас иң яхшы сыйфатларны бергә туплаган шәхес. Аның табигый сәләте, гадилеге, намуслы булуы һәм оештыру таланты Ватанны саклауда тулы бер кораллар линиясен тудыру мөмкинлеген биргән”, - дип билгеләп үткән.

АК-47 автоматы тоткан сигез метрлы һәйкәл Мәскәү шәһәре думасы һәм "Ростех” корпорациясе ярдәмендә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан куелган.

Скульптор композициясе архитектура-сәнгать проектын Россия рәссамы Салават Щербаков әзерләгән. Ансамбльгә шулай ук Җир шары һәм изге Георгий Җиңүче образлары керә.

Сүз уңаеннан, музыкант, җырчы, композитор, “Машина времени” рок-төркеме лидеры Андрей Макаревич ату коралы буенча күренекле конструктор Михаил Калашниковка куелган һәйкәлгә карата тискәре караш белдергән. Бу хакта “Газета.Ru” хәбәр итә.

“Ярый, яхшы. Калашниковка һәйкәл. Безгә горурлану өчен булсын. Ярар. Калашниковка булсын. Тик ни өчен шундый уңышсыз, ямьсез скульптура?” – дип язган Макаревич үзенең Facebookтагы битендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр