ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Мәдәният

Казанлыларга космоска “очу” мөмкинлеге туды

19 сентябрь 2017, 12:46 , Фото: мультикосмос.рф

Казанлыларга космоска “очу” мөмкинлеге туды 30 сентябрьдә “УНИКС”та балалар һәм өлкәннәр өчен “МультиКосмос” мультимедияле шоу булачак.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). 30 сентябрьдә Казан тамашачылары заманча технологияләр ярдәмендә космик корабль "җибәрү"дә катнаша ала: “УНИКС”та балалар һәм өлкәннәр өчен “МультиКосмос” мультимедияле шоу булачак.

Биредә катнашучылар, Кояш системасында булып, аны Кара тишектән коткара алачаклар. Спектакльдә Россия өчен уникаль булган интерактив видеоконтент һәм ут белән идарә итә торган беләзекләр кулланыла.

Космик корабльне "очырту" шимбә көнне - 30 сентябрьдә ике тапкыр – 14.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә була. Бирегә, ничә яшьтә булуына карамастан, теләге булган һәркем килә ала. Һәр катнашучыга үз вазифасын башкару өчен утлы диодлы беләзек бирелә – башта идарә итәргә өйрәтәчәкләр.

Тамашачылар Кояш системасы төзелешен, аңа кайсы планеталар керүен һәм үзләре өчен башка күк йөзе ачышлары ясый алачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр