ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды
Мурманск өлкәсендә пассажирлар утырган вертолет агачка килеп бәрелгән

Хәвеф-хәтәр

Алабугада бер бала балалар бакчасыннан качкан

19 сентябрь 2017, 11:48

Алабугада бер бала балалар бакчасыннан качкан Быел Алабугада балалар бакчасыннан качуның өченче очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада балалар бакчасыннан балаларның качу очраклары ешайган. Бу хакта бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Камалюков эшлекле сишәмбедә җиткерде.

“Шушы көннәрдә җиде яшьлек малай Молодежная урамындагы 28нче балалар бакчасыннан саф һавада йөргәндә качып киткән. Шундый очрак гыйнвар аенда һәм җәен булган иде”, -дип җиткерде Камалюков.

Бакча капкасы бикле булган, малай качып чыгарлык урын тапкан. Бакчадан 100 метр ераклыкта аны тәрбиячесе табып алган.

Район башлыгы Геннадий Емельянов мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зариповтан әлеге хәлне шәрехләвен таләп итте. Зарипов сүзләренчә, җәй көне бала качкан бакча мөдире эшеннән китү турында гариза язган булган. Бу хәлдән соң 28нче балалар бакчасы мөдире дә эшеннән китәргә гариза язган.

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә балалар максималь куркынычсыз шартларда булырга тиеш. Район башлыгы бу хакта җитди аңлату эшләре алып барылырга тиешлеген җиткерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр