ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Икътисад

Чувашстан Республикасында төбәкара VII Авыл икътисад форумы уза

19 сентябрь 2017, 10:53 , Фото: Рамил Гали

Чувашстан Республикасында төбәкара VII Авыл икътисад форумы уза "Шыгырдан сөйләшүе" форумының быелгысы авыл биләмәләренең бүгенге шартлардагы халәте, проблема һәм үсеш юлларына багышлана.

(Чуашстан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген, 19 сентябрьдә, Чуваш Республикасында чираттагы төбәкара авыл икътисад форумы уза. Быелгы "Шыгырдан сөйләшүе" VII авыл икътисад форумының темасы - "Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән. Ул "Авыл - Россиянең җаны" федераль проекты кысаларында уздырыла.

Шунысы игътибарга лаек: әлеге форум республикадагы авыл районнарында яшәүчеләрнең, дини оешмаларның һәм Чуашстандагы авыл Иҗтимагый берлекләрнең теләген истә тотып оештырыла.
Форумны тормышка ашыручылар - Чуваш Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте. Алар аны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Дәүләт Думасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия монополиягә каршы федераль хезмәт һәм башка оешмалар теләктәшлеге белән тормышка ашыра.

Ел саен уздырыла торган "Шыгырдан сөйләшүе" икътисад форумы авылда яшәүчеләргә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга, эшмәкәрләргә, хакимият вәкилләренә, дини оешмаларга авылларның үсешен күзаллаган темага аралашу өчен бердәм мәйданчык тудыруны максат итеп куя.

Быелгы форум өч сессиягә бүленеп уздырыла: аларда шәхси хуҗалыкларда теплица эшчәнлеге, мәрмәр ит җитештерүне арттыру һәм биологик калдыкларны эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алышыначак. Əлеге проект 2011 елдан бирле тормышка ашырыла.

Белешмә өчен: Шыгырдан - XV гасырда барлыкка килгән зур татар авылы. Анда бүген 2200 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнелә. Дөньядагы иң зур татар авыллары исемлегендә икенче урында торучы әлеге төбәктә 6 меңләп кеше яши.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр