ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Хәвеф-хәтәр

Әлмәтлегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный

19 сентябрь 2017, 04:00

Әлмәтлегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный Бу очракта да бер егет 12 яшьлек кыз бала белән мөнәсәбәтләр башлап җибәргән.

(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный, дип яза җирле басма.

Замана яшьләренең уйламыйча эшләгән ялгышлыкларының сәбәбе сабырсызлыктадыр, мөгаен.

Алар күңелле балачак мизгелләреннән ләззәт алып, вакытны ашыктырмыйча яши белмиләр. Тизрәк үсү теләген тормышка ашыру адымы күпчелек очракта аянычлы тәмамлана.

Бу очракта да бер егет 12 яшьлек кыз бала белән мөнәсәбәтләр башлап җибәргән. Аннан алар тиешле кысалардан чыгып, елдан артык җенси мөнәсәбәтләрдә тора. Бу турыда кыз баланың ата-анасы белеп алып, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта егет тоткарланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр