ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Спорт

«Татарстан Кроссы – 2017» ярышында 3500дән артык тукайлы катнашты

19 сентябрь 2017, 02:00

«Татарстан Кроссы – 2017» ярышында 3500дән артык тукайлы катнашты Бу ялларда ТРда «Татарстан Кроссы – 2017» массакүләм ярышлары узды.

(Тукай районы, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). «Татарстан Кроссы – 2017» ярышында 3500дән артык тукайлы катнашты, дип яза җирле басма.

Бу ялларда ТРда «Татарстан Кроссы – 2017» массакүләм ярышлары узды. Тукай районында төп ярыш Яңа поселогында үткәрелде. Кросста Әҗмәкәй авыл җирлегенең барлык учреждениеләре, шулай ук район Советы һәм Башкарма комитеты, район суды хезмәткәрләре, спорт сөюче райондашлар актив катнашты.

Кроссның ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар үз яшь үзенчәлекләре буенча грамота һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Татарстан кроссының иң өлкән йөгерүчесе Мансур Гайнетдинов, шулай ук иң кечкенә спортчылары Ләйлә Нуретдинова, Асия Василова, Самир Шәйдуллин һәм Илгиз Фәсхәевкә махсус дипломнар тапшырылды.

Тукай районында ярышларда барлыгы 3500дән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр