ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районында урлаушу очраклары арткан

19 сентябрь 2017, 03:00

Чирмешән районында урлаушу очраклары арткан Бәркәтә авылы янында бульдозер тракторының аккумуляторларын урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган.

(Чирмешән, 19 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешән районында урлаушу очраклары арткан, дип яза җирле басма.

“Бистро“ кафесында сатучыга карата көч кулланып, 257 сумлык бер шешә аракы урлап чыккан 1978 елгы Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Билгесез кешеләр Түбән Чегодай авылындагы бер хуҗалыкның өч айлык казларын урлаганнар.

Үзе белән яшәүче хатын-кызга ике тапкыр пневматик мылтыктан аткан өчен, 1975 елгы әккәрәйле закон каршында җавап бирәчәк.

Район кулланучылар җәмгыяте бинасы яныннан билгесез кешеләр 30 данә, барлыгы 2000 сумлык бордюрларны сүтеп алып киткәннәр.

Бәркәтә авылы янында бульдозер тракторының аккумуляторларын урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр