ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Авыл

Әлки районында сөткә бәяләр артты

19 сентябрь 2017, 05:00

Әлки районында сөткә бәяләр артты 5 сентябрьдән "Шәйхетдинов" шәхси предприятиесе сөтне килограммын 19 сумнан, "Ретро" җәмгыяте 18 сумнан кабул итә башладылар.

(Әлки, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында сөткә бәяләр артты, дип яза җирле басма.

5 сентябрьдән "Шәйхетдинов" шәхси предприятиесе сөтне килограммын 19 сумнан, "Ретро" җәмгыяте 18 сумнан кабул итә башладылар.

Көз-кыш айларында сөткә сорау да, бәяләр дә арта төшә. Менә сентябрь керүгә халыктан җыелган сөтне кабул итүче ике пунктта да продукциягә бәяләр артты. Дөрес, әлеге суммадан сөт җыючылар үз чыгымнарын (ул районда 1 килограммга уртача 2 сум тәшкил итә) тотып калалар. Шулай да сөткә аз-азлап булса да бәяләрнең күтәрелеп торуы терлек асраучылар өчен яхшы хәбәр. Без алга таба да сөт бәяләрендәге үзгәрешләрне барлап, халыкка җиткереп торырбыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр