ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Җәмгыять, Төп яңалыклар

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

18 сентябрь 2017, 21:00

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мюнхенга килде, танылган татар драматургы Ризван Хәмидне соңгы юлга озаттылар, урып-җыю тәмамлану алдында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга эш сәфәре белән килде./ Татарстан Президентын аэропортта Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.

 

Урып-җыю кампаниясе тәмамланган районнар мәгълүм — исемлек./ Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган.

Ризван Хәмидне татар драматургиясенең эталоны дисәм, каршы килмәсләр – Данил Салихов./ Татар драматурглары үз остазлары булган Ризван Хәмидне соңгы юлга озаттылар.


Антарктидада булган Коръән Мәккәдән әйләнеп кайтты./ 20 сентябрьдә Кәламе шәриф Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена тантаналы рәвештә тапшырылачак.
 

Исламда дини агымнар һәм секталар турында тирән мәгълүмат бирә торган курслар ачылды./ Курсларның максаты – төрле дини агымнарның бер-берсеннән аерылып торган яклары турында сөйләү.
 

Сара Садыйкова җырларыннан торган яңа китап чыкты./ “Биби Сара моңнары” дигән җыентыкта композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр