ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Фән һәм мәгариф

Анапада студентларның Бөтенроссия финал ярышлары узды

18 сентябрь 2017, 21:48

Анапада студентларның Бөтенроссия финал ярышлары узды Ярышларда Татарстан данын Арча педагогия көллияте студентлары яклады.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Быел 15 сентябрьдән 17нче сентябрьгә кадәр Анапа шәһәрендә Җәйге Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонога әзер” (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестиваленең Бөтенроссия финал ярышлары узды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Ярышларда республика данын Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 10 студенты яклады. Нәтиҗәдә, Арча педагогия көллияте укучылары III урынны яулап кайтты. Алар кубок, Диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

Искәртеп үтик, Татарстанны ярышларда тәкъдим итү хокукы көллият студентларына 2016-2017 уку елында һөнәри оешмалар арасында узган "Хезмәткә һәм оборонога әзер” Спартакиадасында җиңүдән соң бирелгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр