ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Дин

Антарктидада булган Коръән Мәккәдән әйләнеп кайтты

18 сентябрь 2017, 20:05

Антарктидада булган Коръән Мәккәдән әйләнеп кайтты 20 сентябрьдә Кәламе шәриф Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена тантаналы рәвештә тапшырылачак.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Китап башта Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыяте су астында йөзү фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдиновка тапшырылган, аннары Мәккәгә сәфәр итү өчен бирелгән Коръән Казанга әйләнеп кайтты. Бу хакта Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

20 сентябрьдә Кәламе шәриф тантаналы рәвештә Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеена  тапшырылачак. Хаҗ вакытында Коръән Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә - бар мөселманнар өчен дә кадерле булган Мәсҗид әл-Хәрәм һәм Мәсҗид әл-Нәбәвидә булды. Изге урыннарга хаҗ кылу Коръән өчен сәфәрнең дәвамы булды.

Нәкъ менә шушы китап 2014 елда су астында йөзү отряды әгъзалары белән бергә Антарктидада Россиянең Беллинсгаузен поляр станциясендә булды. Шул вакыттан Көньяк Полюста булган беренче һәм бердәнбер изге мөселман китабы статусы саклана.

Коръән ул - иң күп укыла торган китап һәм аны уку туктарга тиеш түгел. Нәкъ менә шушы Коръәннең сәфәрдә йөрүе - ул Аллаһының рәхмәте, һәм әлеге Коръән үзенең йөрешен алга таба да дәвам итсен, - дип аңлатма бирде Рөстәм Гыйльметдинов.

Рәсемнәрдә: Коръәнне август аенда Ислам мәдәнияте музеенда Рөстәм Гыйльметдиновка тапшыру вакыты һәм сәфәрдә йөреп кайткан изге китап. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр