ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Икътисад

Күпмилләтле балалар укый торган мәктәптә фестиваль уздыруга 1 млн сум акча биреләчәк

18 сентябрь 2017, 20:47

Күпмилләтле балалар укый торган мәктәптә фестиваль уздыруга 1 млн сум акча биреләчәк Фестиваль программасында читтән торып һәм турыдан-туры турлар уздыру, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү каралган.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Күпмилләтле якшәмбе һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестивален уздыруга 1 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Фестиваль өч категориядә: 1-4 сыйныфлар, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар өчен оештырыла. Этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестивальдә өч номинациядә: вокал, хореография һәм халык сәнгате буенча катнаша ала.

Әлеге чара фестиваль җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү белән төгәлләнәчәк. Проектның техник биреме буенча, катнашучыларга призлар итеп сувенирлар һәм электроника кибетләреннән 5 меңнән 15 меңгә кадәрле бүләк сертификатлары тәкъдим ителәчәк.

Фестивальне быел 1 декабрьгә кадәр үткәрү планлаштырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр