ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Җәмгыять

Казанда соңгы бер атна эчендә “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгатьләр арткан

18 сентябрь 2017, 19:03

Казанда соңгы бер атна эчендә “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгатьләр арткан Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 276 га арткан.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда бер атна эчендә “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгатьләр саны арткан. 11 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр башкаланың “Ашыгыч ярдәм” станциясенә 7 мең 878 чакыру алынган, дип хәбәр итәләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Аеруча күп булган чакырулардан – төрле авырулар буенча 6 мең 154 чакыру теркәлгән, шул исәптән 188е инсульттан һәм 27се инфаркттан булган.

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны бала табу, бәхетсезлек очраклары һәм төрле авырулар хисабына 276 га арткан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр