ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Татар дөньясы

Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены уздырыла

18 сентябрь 2017, 17:29

Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены уздырыла Җыенның төп өлешендә "Татар поэзиясендә ана һәм хатын-кыз образы" темасына түгәрәк өстәл узачак.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 22 сентябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны өлкәнең милли-мәдәни төбәк татар автономиясе оештыра, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына автономия вәкиле Əлфия Алтынбаева. 

Аның сүзләренчә, җыенда татарлар күпләп яши торган район һәм шәһәрләрдән актив хатын-кызлар җыелачак. Барлыгы 100 гә якын кеше чакырулы. Шулай ук фольклор ансамбль коллективлары җитәкчеләре, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә катнашачак. Җыенның төп өлешендә "Татар поэзиясендә ана һәм хатын-кыз образы" темасына түгәрәк өстәл узачак. Анда шагыйрә Шәмсия Җиһангированың да катнашуы көтелә. Җыен азагында иң актив хатын-кызларны бүләкләячәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр