ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Нью-Йорк штаты парламентарийларына: Ешрак очрашырга кирәк

18 сентябрь 2017, 16:22

Рөстәм Миңнеханов Нью-Йорк штаты парламентарийларына: Ешрак очрашырга кирәк Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Американың Нью-Йорк штаты легислатурасы делегациясе белән очрашты.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Американың Нью-Йорк штаты легислатурасы делегациясе белән очрашты. Очрашуның видеоязмасы Татарстан Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Искәртеп үтик, республикага әлеге штатның законнар чыгару җыены әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чакыруы белән килде.

“Безнең өчен парламентара хезмәттәшлек бик күңелле. Парламентара ук булып бетмәсә дә, бу очрашу безнең багланышларны саклауда гарант булып тора”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты очрашу башланганда.

АКШ белән Россия арасында санкцияләр кертелүгә карамастан, ил халкы кебек үк, республикада да Америка кушма штатларына карата уңай караш сакланып калды, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты һәм кунакларга моңа үзегез дә инанырсыз, дип белдерде.

Шулай ук республика лидеры Татарстанның Америка бизнесы белән алдан булдырылган элемтәләр саклануын искәртте. Алай гына да түгел, аларны үстерергә тырышачагын җиткерде.

“Санкцияләр чорында икътисади зонада бик яхшы ике заманча предприятие сафка басты. Европа компанияләре бераз сөйрәлде, ә америкалылар – молодец, булдылар. Һәм бүгенге көндә товар әйләнеше буенча икътисади күрсәткечләр үсә. Беренче яртыеллыкта без икътисади сәүдә әйләнеше күләмен ике тапкырдан артыкка үстердек. Димәк, тормыш алга бара”, - дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов һәм өстәп: безнең бүгенге очрашу илләр арасындагы багланышларны көйләү процессына ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде.

Татарстан лидеры төбәктә алдан ачылган уртак Россия-Америка предприятиеләренең уңышлы эшләп килүен җиткерде.

Нью-Йорк штаты ассамблеясыннан делегация җитәкчесе Луис Сепулведа федераль дәрәҗәдәге вазгыятькә карамастан, делегация әгъзаларының ике ил халкына уртак эш өчен шартлар тудыруга омтылуларын җиткерде.

“Әлеге очрашу, федераль хөкүмәтләр арасында килешмәүчәнлек булуга карамастан, безгә генә түгел, киләчәк буыннарга да хезмәттәшлектә мөмкинлекләр тудырыр”, - дип билгеләп үтте ул делегация исеменнән җавап сүзендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр