ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Авыл

Шикәр чөгендере уңган районнар мәгълүм — исемлек

18 сентябрь 2017, 15:47

Шикәр чөгендере уңган районнар мәгълүм — исемлек 
Республикада 75 мең гектар тирәсе мәйданда утыртылган татлы тамырның әлегә 24 проценты казып алынган.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда шикәр чөгендере алырга керештеләр. Республикада 75 мең гектар тирәсе мәйданда утыртылган татлы тамырның әлегә 24 проценты казып алынган. Уңышка килгәндә, ул быел гектарыннан уртача 369 центнер чыга.

Шикәр чөгендере уңышы иң югары булган районнар исемлеген Тәтеш җитәкли. Биредә гектарыннан 500 центнерга кадәр уңыш алына. Мөслим һәм Чирмешәндә бу күрсәткеч 430ар центнер, Апаста  - 378 центнер, Зәйдә - 375 центнер, Сарманда 370 центнер тәшкил итә.

Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, районда шикәр чөгендере уңышы узган ел да түбән булмаган.

“Без шикәр чөгендерен традицион рәвештә үстерәбез. Мул уңыш алуның сере гади — җирне сукаларга, ашламаны вакытында һәм тиешле күләмдә кертергә кирәк. Узган ел уңыш гектарыннан 476 центнер тирәсе чыкты. Быел да азакка кадәр югары күрсәткечләр булыр дип өметләнәм. Чөгендернең мәйданын да арттырдык: 5,3 мең гектарга чәчтек, былтыр 4,6 мең гектар иде. Буа шикәр заводы яхшы эшли, шуңа да урнаштыру белән кыенлыклар юк. Һава торышы яхшы булса, шактый чөгендер тапшырачакбыз”, - диде ул.

Алексеевск районында шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 314 центнер чыга. Чүпрәледә - 338 центнер, Буада - 348 центнер, Нурлат, Кайбыч районнарында уртача уңыш 350шәр центнер тәшкил итә. Аксубай һәм Бөгелмә районнары авыл хезмәтчәннәре гектарыннан - 355 центнер, Түбән Кама районы - 356 центнер, Лениногорск районы - 365 центнер, Тукай районы - 368 центнер шикәр чөгендере җыеп ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр