ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсендәге Сафа Бәхтиев йортында булды

18 сентябрь 2017, 15:25

Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсендәге Сафа Бәхтиев йортында булды Тарихи һәм архитектура һәйкәленең фотографиясен Татарстан Президенты үз Instagram'ында бастырып чыгарды.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XX йөз башының танылган Казан сәүдәгәре Сафа Бәхтиев йортының фотографиясен үз Instagram'ында бастырып чыгарды. Әлеге бина тарихи һәм архитектура һәйкәле булып санала. Сафа Бәхтиев мануфактура һәм галантерея товары белән эш иткән.

Республика лидерының бүгенге чаралар планына социаль өлкәгә һәм урам-юл челтәренә караган объектлар белән танышу кертелгән. Иске Татар бистәсе – XIX – XX йөзнең уникаль тарихи биналары сакланган территория. Шул ук вакытта ул Татарстан башкаласында туристларны үзенә тартып торган урын һәм аңа республика һәм шәһәр җитәкчелегенең аерым игътибары бирелә.

Сафа Бәхтиев йортын 1903-1906 елларда архитектор Фома Петронди төзегән. Ул Казанда 150дән артык объект торгызган. Бүгенгә кадәр аларның 14е сакланган.

Бинаны торгызу һәм реконструкцияләү 2016 елда тәмамланган. Ул чакта ук биредә кунакханә булачагы билгеле була. Аның янәшәседә XX гасыр татар сәүдәгәрләренең көнкүрешен тасвирлаган музей экспозициясе урнашачак, дип планлаштыралар. Әлеге экспозициянең бер өлешен Рөстәм Миңнеханов, фотога төшереп, социаль челтәрдәге үз битенә куйган. Санаулы минутларда бу фотоларны йөзләгән кеше караган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр