ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады
Татар актрисасы Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган
Төркия Хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимы вакытын озынайта
Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Җәмгыять

Россия Хөкүмәте 2018 елга бәйрәм көннәре календарен төзегән

18 сентябрь 2017, 14:08

Россия Хөкүмәте 2018 елга бәйрәм көннәре календарен төзегән Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе Россия Хөкүмәтенең 2018 елда бәйрәм көннәрен күчерү карарын хуплаган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе Россия Хөкүмәтенең 2018 елда бәйрәм көннәрен күчерү карарын хуплаган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шулай итеп, 6 һәм 7 гыйнварның шимбә һәм якшәмбе көннәре җомга 9 мартка һәм чәршәмбе 2 майга күчерелә.

28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбәләре 30 апрель, 11 июнь һәм 31 декабрьнең дүшәмбе көннәренә күчерелә.

Шул рәвешле, Россия халкы 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр, 23-25 февральдә, 8-11 мартта, 29 апрельдән 2 майга хәтле, 9 майда, 3-5 ноябрьдә ял итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр