ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды
Мурманск өлкәсендә пассажирлар утырган вертолет агачка килеп бәрелгән

Җәмгыять

Анна Кузнецова балаларына прививка ясатудан баш тарткан ата-аналарны "җәзалауга" каршы

18 сентябрь 2017, 13:34

Анна Кузнецова балаларына прививка ясатудан баш тарткан ата-аналарны Вәкаләтле вәкил сүзләренчә, әгәр ата-ана авырган бала белән утырмыйча, эшкә чыкса, балалар тиешле кайгырту күрмәяәчәк, бу алар өчен зыян гына булачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова Сәламәтек саклау министры Вероника Скворцованың вакцина ясатудан баш тарткан ата-аналар өчен больничный түләү тәртибен үзгәртү тәкъдимен тәнкыйтьләп чыккан. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Прививка ясатмаган ата-аналарны түләнмәгән больничныйлар белән җәзалау тәкъдиме белән килешә алмыйм. Соңгы нәтиҗәдә, әгәр ата-ана авырган бала белән өйдә утырмыйча, эшкә чыкса, балалар тиешле кайгырту күрмәячәк, бу алар өчен зыян гына булачак", - дип язган Кузнецова фейсбук битендә.

"Иң мөһиме: җәзалау - сәламәтлек турында кайгырту булып тормый. Бу вакытында табиб чакырмыйча, үз балаларын мөстәкыйль рәвештә дәвалаучыларның саны артуга китерәчәк ", - дип белдергән Кузнецова.

"Әлеге тәкъдим гамәлгә ашыруга кадәр барып җитмәс дип ышанам ", - дигән вәкаләтле вәкил.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр