ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Мәдәният

Казанда Никас Сафронов күргәзмәсе ачыла

18 сентябрь 2017, 13:05

Казанда Никас Сафронов күргәзмәсе ачыла 21 сентябрь көнне "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә танылган рәссам Никас Сафронов күргәзмәсе эшли башлый.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 21 сентябрь көнне "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә танылган рәссам Никас Сафронов күргәзмәсе эшли башлый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына «Хәзинә” галереясеннән хәбәр иттәләр.

Күргәзмәдә рәссамның йөздән артык хезмәте урын алачак. Никас Сафронов – Россиянең атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы, Украина сәнгать академиясе һәм Т.К.Жургенев исемендәге Казах милли сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы.

Күргәзмәнең төп максаты – казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларын Никас Сафронов иҗатының төрле чорлары белән таныштыру. Күргәзмә  2017 елның 5 ноябренә кадәр эшлиячәк.
 
Танылган рәссам Никас Сафронов хезмәтләреннән торган проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ярдәмендә тормышка ашырылган.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр