ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Бакый Урманче музее экспозициясен киңәйтергә тәкъдим итте
Төркиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре төрекчә басылды
Россиянең хоккей буенча ирләр җыелма командасы Олимпиадада финалга чыкты
22 яшьлек спортчы кызының үлемендә әнисе табибларны гаепли
Себер татарлары мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган китап чыкты

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда 35 яшьлек ир-ат ук атылу аркасында һәлак булган

18 сентябрь 2017, 11:49

Чаллыда 35 яшьлек ир-ат ук атылу аркасында һәлак булган Әлеге ир-ат телефонын алмагач, дусты аның өенә киткән һәм үле гәүдәсенә тап булган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллының бер йорт фатирында 35 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның үлеменә ук ату җайланмасы сәбәпче булырга мөмкин, дип фаразлана. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Агентлык мәгълүматы буенча, бу кешенең дусты, ир-атка шалтырата алмаган, шуннан соң ул 22.00 сәгать тирәсендә аның өенә киткән. Керү ишеге бикле булнан, ул аны ватып кергән. Дустын идәндә күреп алгач, ул полиция хезмәткәрләрен чакырган.

«Татар-информ» чыганагы мәгълүматы буенча, фатирда ир-атның үләр алдыннан язган хаты табылган.

Килеп чыккан фаҗиганең тулырак сәбәпләре ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр