ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Авыл

Урып-җыю кампаниясе тәмамланган районнар мәгълүм — исемлек

18 сентябрь 2017, 11:11

Урып-җыю кампаниясе тәмамланган районнар мәгълүм — исемлек Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша. Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның бары 7 процентында гына уңыш җыясы калган. Кайбер районнарда исә уңыш җыю тулысынча тәмамланган, бары орлыклык кукуруз гына суктырасы бар.

Мисал өчен, быелгы уңышны җыеп бетерүчеләр исемлегендә Әтнә һәм Саба районнары бар. Чистайда җыясы мәйданнар күләме — 1 процент. Зәй, Аксубай, Алексеевск районнарында бу күрсәткеч 2 шәр процент тәшкил итә.

Аксубай районы авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Әлимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, быелгы уңыштан алар тулысынча канәгать. Бөртекне урнаштыру белән генә бераз кыенлыклар бар, ди ул. Аның сүзләренчә, районда көзге чәчү эшләре дә тәмамланган инде. Әмма җир эшкәртү әле дәвам итә. “Көн саен 24-26 шар данә техника җир сөрә”, - диде Миниршат Әлимов.

Артта калганнар исемлеген Кама Тамагы районы җитәкли. Биредә тиешле мәйданның 21 процентыннан уңыш җыясы бар. Тукай районында - 17 процент, Югары Осланда - 15 процент, Буа, Бөгелмә, Менделеевск районнарында 13шәр процент мәйданда уңыш җыясы калган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10