ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Лавров БМО генераль ассамблеясының 72нче сессиясендә катнашу өчен Нью-Йоркка килде

18 сентябрь 2017, 10:17

Лавров БМО генераль ассамблеясының 72нче сессиясендә катнашу өчен Нью-Йоркка килде Россия тышкы эшләр министры берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). БМО генераль ассамблеясының 72нче сессиясендә Россия делегациясен җитәкләүче тышкы эшләр министры Сергей Лавров Нью-Йоркка килде.

Илнең дипломатик идарәсендә хәбәр итүләренчә, министрның эшлекле программасы үз эченә югары дәрәҗәдәге берничә дистә чараны һәм ике яклы очрашуларны ала.

Россия тышкы эшләр министры БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш, генераль ассамблеянең 72нче сессиясе рәисе Мирослав Лайчак белән күрешәчәк.

20 сентябрьдә Лавров Шанхай хезмәттәшлек оешмасына караган (СМИД ШОС) Тышкы эшләр министрлары советының чираттан тыш утырышында катнашачак.

21 сентябрьдә министр БМОның гомум сәяси дискуссиясендә чыгыш ясаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр