ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Җәмгыять

Татарстан кызы "Miss Planet 2017" титулын яулаган

17 сентябрь 2017, 14:02

Татарстан кызы Анастасия Макарова Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Грузиядә “Miss Planet 2017” халыкара матурлык бәйгесе үтте. Анда Татарстанны, аның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен 20 яшьлек Казан дәүләт консерваториясенең икенче курс студенты Анастасия Макарова тәкъдим иткән. Бу хакта “Вести КАМАЗа” җиткерә.

Туташ үзе әйтүенчә, аның тамырларында украина, рус һәм татар каны ага.

Анастасия дүрт яшеннән профессиональ рәвештә академик вокал белән шөгыльләнә, үсмер чагыннан подиумда. Консерваториягә укырга кергәнче ул Эчке эшләр министрлыгы университетында белем алган.

Грузиягә бәйгегә 40 ил вәкиле килгән. Анастасия барлык сынау нәтиҗәләре буенча, бары Португалия вәкилен уздырып, “Miss Talent Planet 2017” титулына лаек булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр